Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова Фирдүс Тямаевка нинди бүләк ясаганнар?

Менә ичмасам бүләк!

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова Фирдүс Тямаевка шундый шәп мендәр бүләк иткән.

— Фирдүс, менә сиңа тынычландыра торган япон мендәре, — дигән Илдар дустының концертында. — Син кайчан тынычланасың, брат? Синең арттан куа-куа бөтен татар артистлары бии, концертларын арттыра башладылар. Хәл җитми бит, слушай. Без бит инде пенсиягә таба барабыз. Бераз гына тынычлан инде, Фирдүс. Бу, әлбәттә, әйбәт мендәр, ләкин гырласаң, сикерә башлый, – дип, Фирдүснең үзен дә, залны да рәхәтләндереп көлдергән Илдар Хәкимов.

Чын мәгънәсендә сиңа рәхмәт әйтәсе килә, Фирдүс. Без сине беренче тапкыр беләсеңме кайда күрдек? 2008 елда Норлатка концерт белән баргач. Фирдүс баян тотып, «Кара миләш» дигән җыры белән күңелгә кереп калды. Ел ярымнан соң, концертыбызны алып барырга кеше кирәк булгач, Фирдүскә шалтыраттык. Ул бездә 2 ел алып баручы булып эшләде. Әле ут куючы режиссер булырга да өлгерде. Машина астына кереп, автобуслар да ремонтлап чыкты. Син безнең белән күрдең инде күрмәгәннәреңне. Фен белән машина тәрәзәсен дә эретеп йөрдең. Син – бар яклап булган кеше! Менә дигән ир-егет! Сиңа матур гастрольләр, уңышлы концертлар, искиткеч тамашачы. Рәхмәт, брат.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-03-07/gyryldasa-siker-3672391

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле