Сәламәтлек өчен иң куркыныч булган роллны атаганнар

Сәбәбе – санитар-гигиена нормаларын, азык-төлек саклау шартларын үтәмәү.

Россия сыйфат системасы «Филадельфия» ролларын эчәк таякчыгы булу-булмавын тикшергән. 100 процент очракта микроорганизмнар саны артык булуы ачыкланган. Продукция сәүдә челтәрләрендә, рестораннарда, махсус челтәрләрдә сатып алып тикшерелгән.

Роскачество башлыгы Максим Протасов Россиядә «Филадельфия» роллларының 40 процентында эчәк таякчыгы табылган дип белдерә. Бу күрсәткеч азык-төлек саклау шартлары, санитар-гигиена нормалары бозылу, компонентлар өчен дә, ахыргы продукт өчен дә температура режимы үтәлмәвен күрсәтә. Ведомство ролларда микробиологик күрсәткечләрне нормага китерү буенча тәкъдим кертергә җыена. Протасов фикеренчә, сатып алучылар ризык сатып алып сәламәтлекләрен куркыныч астына куярга тиеш түгел.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/108528/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле