Украинадагы конфликтны туктату планы турында әйткәннәр

Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан 6 мартта Флорида штатында АКШның элекке президенты Дональд Трампның Мар-а-Лаго утарына сәфәр кылган. Орбан Венгриянең М1 телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Аның бу конфликтны туктауга бәйле әйбәт кенә планнары бар, әмма әлеге планнарның асылын сөйләп бирергә вәкаләтле түгелмен”, – дигән Венгрия Хөкүмәте башлыгы. Моннан тыш, Орбан әйтүенчә, Трамп янә президент вазыйфасына сайланса, Кушма Штатларның конфликтны дәвам итү өчен Украинага акча бирүен хупламаячак.

Сүз уңаеннан, Орбанның Трамп белән өченче тапкыр очрашуы булган бу. Шул ук вакытта Венгрия Премьер-министры Американың бүгенге президенты Джо Байден белән әле бер тапкыр да очрашмаган.

чыганак: https://tass.ru/politika/20199191

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле