«Төнлә бер яшь кыз килеп керде…»

«Бу кызлар 40нчы елларда шушы урманда адашкан булган».

«Минем әтинең абыйсы Якутиядә яши. Абый ауга йөрергә ярата. Урманда төн куна торган урыннары да бар.

Берсендә дусты да абый белән барган. Абый алданрак киткән. Дусты 3 көннән соң килгән. Болар, урманда йөреп кайткач, кичке ашларын ашыйлар да топчаннарына менеп яталар. Төн уртасындарак, ишек ачылып, болар янына бер кыз килеп керә. Аның киемнәре таушалып беткән була. Бу абыйлардан калган ризыкны ашый башлый. Абый тыныч кына карап ята. Дусты, куркып, абыйдан пышылдап сорый: син күрәсеңме, ди. Абый әйе, алар әле икәү. Берсе ике төн күренми инде, ди. Дусты, мин синең монда мондый кунакларың барлыгын белсәм, бөтенләй килмәс идем, ди. Икенче көнне ул җыенып кайтып та китә.

Бу ике кыз, өлкәннәр сөйләве буенча, 40нчы еллар башында Мәскәүдән экспедиция белән килгән булганнар. Алар адашып юкка чыкканнар. Абыйның дусты әле теге кызның төнлә алар белән шунда йоклаганына да аптырый. Ә иртән торып, ул кыз чыгып китә. Абый аларны күрүгә, килүләренә күнеккән инде. Ул анда күп еллар ауга йөри. Һәм аның теләге — шул кызларның сөякләрен табып, кешечә җирләргә иде, ди. Шул очракта гына аларның җаны тынычлык табар иде, ди».

Социаль челтәрләрдән килгән хат бу. Искиткеч хәлләр бар дөньяда…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-03-12/t-nl-ber-yash-kyz-kilep-kerde-3678027

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле