Гөлназ Асаева бәби көтәме?

Кемдер сизеп калган бит тәки!

Һәм бу хакта социаль челтәрдә язып та куйган. «Сез бәби көтәсез бит», – дигән ул. Күрәзәчеме, өченче күзе күрә башлаганмы?

«Шулкадәр тазардыммы?» – дип аптырапган җырчы.

Шунда бер язылучысы мәсьәләнең төбенә тоз салырга булган. «Икенче бәби алып кайту теләгегез бармы соң?» – дип язган ул.

«Динә бәләкәй бит әле, аңа игътибар кирәк. Мин баланы табам икән, аны фәкать үзем үстерергә һәм тәрбияләргә тиешмен дип саныйм. Әти-әниләргә калдырып йөрүне хупламыйм. Динәгә 2 яшь тулды, әле бәләкәй. Икенче бала алып кайтырга мораль яктан әзер түгелмен. Әни булудан тыш мин бит әле артист та. Икесен бергә алып бару кыенрак. Һәр әйбернең үз вакыты, булыр, Аллаһы боерса», — дигән җырчы.

Иии, «ике сызыктан» башлап, үсә барган саен, эчен күрсәтеп фотога төшүләрдән, «роддом» ишек алдына кадәр төшкән яңа фотолар карап куанырбыз инде, дисәк…

Искесен карап кына рәхәтләник әлегә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-03-13/g-lnaz-asaeva-b-bi-k-t-me-3679645

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле