Егетләргә «стерва»лар кирәк шул…

«Артык яхшы булуым аркасында ялгыз мин…»

«Сездәге язмаларны һәрвакыт укып барам. Аеруча хатын-кызның гаиләсендә рәнҗетелүе, аның бәхетсез язмышы турындагылар уйга сала. Кызганычка каршы, андый хатын-кызлар — адым саен. Бу тәрбиядәндер, чөнки чит ил хатын-кызлары, безнекеләр түзгән кебек, сабыр булып яшәми. Әмма кешегә киңәш бирү җиңел, үз башыңа төшсә генә аңлыйсыңдыр ул.

Чит илләргә ияреп, карьера турында уйларга өйрәндек инде, ә менә шәхси торышны һаман элеккечәрәк күз алдында тотабыз шул. Мин дә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга кердем, аннары эшкә урнаштым. Ипотекага бер бүлмле фатир сатып алдым. Әти-әнием авылда, алардан әллә ни ярдәм юк. Шулай үз көчем белән яшәргә тырыштым. Тырыша торгач, яшем 30га да җитте. Үз аягымда ныклап басып тормыйча, кияүгә чыкмыйм, ирнең әзер дөньясына барып, кимсетелеп яшәмим, дигән идем.

Күптән түгел бер егет белән таныштым. Ул авылда яши. Беркайда да эшләми, әти-әнсе белән яши, миннән бер яшькә кече. Шунысы хәзер кызык тоела, инде мин акыллы кеше, бала-чага түгелмен. Аның авылдан эш эзләп чыгып китәргә теләге булмавына да, көн-төн компьютерда уйнап ятуына да, хатын-кызлар белән аралашканына да ничек күз йомып булды икән? «Көт, барысы да булыр», — ди иде ул. Мин көттем. Сабыр төбе — сары алтын, диләр бит бездә. Хәтта бер вакыт телефонында өлкән бер ханым белән интим фотоларын күргәч тә күз йомдым. Аның мине рәнҗеткән сүзләренә дә колак салмадым. Авылга да үзем кайтып йөри идем, чөнки аның минем янга килергә машинасы юк иде, башка вакытта аның белән һәрвакыт телефоннан аралашып тордык. Шулай 4 ел үтеп китте. Ә мин көттем.

Бу егет белән киләчәгебез юклыгын аңлау бик авыр булды. Аны һаман күңелемнән якладым, яраттым. Тик үземне кулга алырга кирәк иде. Зур тырышлык белән араларны өздем. Хәзер аңлыйм — күпме вакытымны бушка үткәрдем! Элек тә шулай егетләрне «аңларга» тырышуым, сабыр булуым мине ялгыз итте. Шулай да киләчәктә үз ярымны очратуыма өметем зур. Артык яхшы, сабыр булуым — әти-әни тәрбиясе. Ә егетләргә «стерва»лар кирәк. Тик үземне нчек сындырып, кире җыярга?»

Менә шундый хат килде безгә. Кызның бер сүзе аеруча актуаль. Чыннан да, без чит ил хатын-кызлары кебек эшләргә өйрәндек, алар кебек егет сайларга кайчан өйрәнербез соң?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-03-15/egetl-rg-sterva-lar-kir-k-shul-3682969

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле