Тыгыз тән, төз-зифа гәүдә, ныклы сәламәтлек – һәрберебез әлеге яшьлек күрсәткечләрен озаграк сакларга телибез.
Авокадо.
Бу җимештә 20 төрле файдалы матдә бар. Аларның берсе – организмны рактан саклаучы авокатин В. Авокадоның майлылыгы 70 %ка кадәр җитә. Ул ялкынсынуны (картлык авыруларына китергән сәбәпләрнең берсе) баса һәм гәүдә авырлыгын нормальләштерә. Шуңа да ябыгучылар өчен төп ризыкларның берсе. Аннан, нигездә, салат ясыйлар.
Брокколи.
Ул — хатын-кызлар азыгы. Анда эстроген гармоны алмашуы бозылганда барлыкка килгән матдәләрдән саклый торган элементлар бар. Гармоннар эшчәнлеге көйсезләнү сәламәт күзәнәкләрне зыянлауга китерә. Нәтиҗәдә, тән тиресе картая башлый, онкологиягә китерүче сәбәп тә булырга мөмкин.
Кара виноград.
Ул картаю процессын генетик дәрәҗәдә көйли. Төгәлрәк әйтсәк, организм картаюын тизләткән геннар активлыгын киметә. Виноградны чикләвек белән бергә куллану мөһим.
Карри.
Бу аш тәмлеткечендә полифеноллар, аерым алганда, куркумин бар. Ул ДНК молекуласын зыянланудан саклый. Шул рәвешле, үзгәргән геннар санын киметә. Ә ул яшь барган саен җыелып, картайтуны тизләтә. Каррины кара борыч белән куллану зарур. Болай эшләү организмга куркумин тәэсирен көчәйтә.
Кечкенә майлы диңгез балыклары.
Балыкларда булган Омега-3 май кислотасы организмдагы ялкынсынуны киметә, йөрәк-кан системасын саклый. Балыкны суда яисә томалап пешереп, тозлап ашау файдалы.
Зәйтүн мае.
Составында булган Е витамины һәм антиоксидантлар күзәнәкләр картаюга каршы тора. Шулай ук май кислоталары организмдагы ялкынсынуны киметә.
Гөмбә.
Яшьлекне саклау буенча гөмбә тылсымлы азык булып тора. Андагы дисахарид – трегалоза иң яхшы пребиотик (эчәкләр өчен файдалы бактерияләр). Шулай ук әлеге матдә күзәнәкләрдә җыелган “чүп-чар”ны чистартуны стимуллаштыра.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-03-18/yash-bulyp-kalygyz-3690886 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday