Мәскәүдә терактта һәлак булучылар саны 115 кешегә кадәр җиткән

«Крокус»та һәлак булучылар саны 115 кешегә кадәр арткан, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты.

Mash мәгълүматы буенча, баскыч мәйданчыгында бик күп мәет тапканнар — якынча 40 кеше. Тагын 10 һәлак булучыны техник биналарда, 10сын бәдрәфтә тапканнар. Чыганаклар мәгълүматлары буенча, кешеләр гаиләләре белән яткан. Кайберәүләр кочаклашып һәлак булганнар. Күп кенә аналар балаларын кочаклаган килеш табылган. Урында 719 белгеч һәм 213 берәмлек техника эшли. Эшләр ким дигәндә тагын берничә тәүлек дәвам итәчәк.

Кичә Мәскәү өлкәседәге «Крокус сити холл»да атыштан соң янгын башланган. Массакүләм мәгълүмат чаралары бина өстеннән күтәрелүче кара төтен баганалары сурәтләнгән кадрлар чыгара.«Пикник» төркеме концерты башланыр алдыннан камуфляж кигән билгесез кешеләр ата башлаган.

Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы Путинга 11 кешене тоткарлау турында хәбәр иткән, шул исәптән Мәскәүдәге терактта турыдан-туры катнашкан барлык дүрт террорчы да кулга алынган,

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138486/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле