Tele 2 мөһим хәбәр җиткерә: ике атна дәвамында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә ашыгыч хезмәт номерларына шалтыратучылар бушлай сөйләшә алачак

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы «Крокус Сити Холл» коцертлар залында фаҗига булу сәбәпле, ашыгыч хезмәт телефоннарына шалтыратуны бушлай итте. Барлык тариф планнары абонентлары ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларына, шул исәптән Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясенә, зыян күрүчеләрнең нинди хастаханәләрдә булуы турында мәгълүмат алу өчен белешмә хезмәтләренә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының психологик ярдәм линиясенә һәм башкаларга бушлай шалтырата алачак. Tele2 шулай ук шалтырату озынлыгына карата чикләүләрне дә бетерә.

Tele2 мобиль операторы белән кулланучылар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе ашыгыч ярдәм хезмәтләренә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телефоннарына 23 марттан 5 апрельгә кадәр бушлай шалтыратулар ясый ала. Бу Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләргә кагыла, хәтта сезнең нинди тариф планы булуына да карамый. 

Клиентлар түбәндәге телефоннарга бушлай шалтырата ала:

• Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгының «кайнар линиясе» : +7(498)602-03-01, +7 (498) 602-03-03

• авырулар һәм зыян күрүчеләрнең Мәскәү хастаханәләренә тәүлек эчендә керүе турындагы мәгълүмат: +7 (495) 621-43-31

• авырулар һәм зыян күрүчеләрнең Мәскәү хастаханәләренә алдагы көннәрдә керүе турындагы мәгълүмат: +7 (495) 621-78-87

• Мәскәү хастаханәләрендә зыян күрүчеләрне эзләү өчен телефон: +7 (495) 624-31-52

• Мәскәү төбәгенең бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы: +7 (495) 688-22-52

• Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм ышаныч телефоны: +7 (495) 400-99-99, +7 (495) 983-79-01

• Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең «кайнар линиясе»: +7 (495) 989-50-50 (тәүлек әйләнәсе)

• Россия Кызыл Хачның психологик ярдәм күрсәтү линиясе: +7 (800) 250-18-59

Tele 2 турында кыскача мәгълүмат

Tele2 — Россиядә 2003 елдан бирле эшләүче кәрәзле элемтә операторы. Бүген компания илнең 69 төбәгендә, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә хезмәт күрсәтә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең абонент базасы 48,1 млн кулланучыны тәшкил итте (MVNO Ростелекомны исәпкә алып). Tele2 продукт портфелендә физик затлар өчен дә, корпоратив клиентлар өчен гади һәм уңайлы тәкъдимнәр бар. Оператор хезмәтләрнең югары сыйфатын һәм клиент сервисының яхшы дәрәҗәсен гарантияли.

Tele2 NPS (Net Promoter Score) индексы буенча Телеком-тармагында лидерлар рәтендә. Ягъни компания кулланучыларның хезмәтләрен тулы итеп тәкъдим итәргә әзер. 2023 ел нәтиҗәләре буенча NPS күрсәткече иң якын көндәш нәтиҗәсеннән 8 п.п. артык санала. lifestyle enabler стратегиясен тормышка ашырып, Tele2 мобиль операторы Телеком-сервис кысаларыннан чыгып, яңа мобиль сервислар экосистемасын да булдыра. Моннан тыш оператор башка тармак компанияләре белән партнерлыкта  инновацион продуктлар тәкъдим итә, алар абонентларның өстенлекләрен чагылдыра һәм аларның яшәү рәвешен дә хуплый.

ТУЛЫРАК: https://kazan.tele2.ru/

Бәйле