Бәби өйгә кайткан

Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резеда белән кызын өенә алып кайткан.

Җырчы аларны ике улы белән бергә каршылаган.

Илдәге хәлләр аны да хафага салган, әлбәттә.

«Я Раббым, бир сабырлык якыннарына. Ахырзамандыр инде бу. Хайванга аткан кебек бер гөнаһсыз кешеләргә аталар, шартлаталар. Күңелдә бөтенләй тынычлык бетте. Урыннары оҗмахта булсын», — дигән иде Фирдүс фаҗига турында.

 Аннары ул, уллары белән, тормыш иптәше Резеданы, яңа тугын кызын каршы алырга барырга җыенуын сөйләде. «Тик ахыргы яңалыклар белән, күңелдә бер бәйрәм хисе юк. Барысы да бар, тынычлык юк», — дип борчылды.

Тямаевларның өченче балалары тууын хәбәр иткән идек. Сабыйга Мәрьям исеме кушканнар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-23/b-bi-yg-kaytkan-3698403

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле