10 айлык сабый прививка ясаганнан соң вафат булган

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Санкт-Петербург шәһәренең Фрунзе районында 10 айлык малайның үлеме сәбәпләрен ачыклый. Сабый прививка ясаганнан соң вафат булган.

10 айлык малай – Үзбәкстаннан килгән гаилә парының өченче баласы. Әти-әниләре әйтүенчә, 17 мартта аңа шәхси клиникада полиомиелиттан прививка ясаганнар. Икенче көнне баланың тән температурасы күтәрелгән, ашаудан ваз кичкән. “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртканнар. Табиблар температурасын төшерү өчен укол ясаган. Көндез исә малайны педиатр караган.

Әтисе әйтүенчә, 23 мартта малайга янә “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килгән: чөнки тагын температурасы күтәрелгән. Бу юлы да медиклар укол ясап киткән. Якшәмбе көнне кичен һәм дүшәмбе иртән дә малайның температурасы булган. Әмма ул хәрәкәтчән булган, әйбәт ашаган. Шуңа күрә табибларга шалтыратмаганнар. Кичә көн урталарында сабыйны бик авырлык белән генә йокысыннан уятканнар. Әти-әнисе әйтүенчә, ул бик сүлпән, тәне уттай кайнар булган. “Ашыгыч ярдәм” табиблары килеп, температурасын төшерү өчен укол ясагач, малайны хастаханәгә алып киткәннәр. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу вакытта ул клиник үлем халәтендә булган. Кызганычка, табиблар аны үлем тырнагыннан алып кала алмаган. Сабый үлеменең төгәл сәбәбен судмедэкспертларга ачыкларга туры киләчәк.

Чыганак: https://www.fontanka.ru/2024/03/26/73383812/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле