Каһировлардан шәп яңалык

Менә булдырганнар! «Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм – мин максатына омтыла торган кеше. Карарлар кабул итүдән курыкмыйм», — ди Филүснең хатыны Эльмира. 

Эльмира һәм Филүс Каһировлар шәһәр читендә йорт салганнар. Эльмира социаль челтәрләрдә яңа йортларының фотоларын күрсәтте һәм язылучыларының сорауларына җавап бирде.

Әлбәттә, күпләрне күченү вакыты кызыксындыра. «Ремонт ясагач, Алла боерса. Хәзер бөтен көч шунда ташланды. Дизайн-проектын төгәлләп киләбез. Акча җыябыз һәм апрель-майда ремонтны башларга уйлап торабыз», – дип язган.

«Фатир алыйкмы икән, әллә йорт салыйкмы?» – дип киңәш сораган язылучыларына:

«Мин бу сорауга җавап бирәлмим. Һәркем үзе сайлый инде. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: мин максатына омтыла торган кеше. Карарлар кабул итүдән курыкмыйм. Алга атлаудан һәм ялгышудан курыкмыйм. Аллаһка шөкер, ирем белән белән тормыш позицияләребез туры килә.

Шәхсән безнең гаилә өчен йорт та, фатир да булу кирәк. Безнең, балаларның графигы, кайвакыт, шәһәрдә калуны да таләп итә. Әмма шәһәр читендәге тормыш – табигать белән берлектә булу, шәһәр ыгы-зыгысыннан качу өчен мөмкинлек», – дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-29/ka-irovlardan-sh-p-ya-alyk-3706065


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле