«Иремнең «читкә» йөрүен белгәч, аңа берни дә әйтмәдем»

«Менә ул көн җитте. 4 елдан соң барысын да сөйләдем. Ә ул…»

Ирем белән егерме ел элек өйләнештек, өч балабыз бар. Соңгы берничә елда эшләмәдем — олысы укырга керде, кечесен түгәрәкләргә йөртергә туры килде, ә уртанчысының неврологик чире бар иде, аның белән төрле реабилитация үзәкләренә йөрдем. Ирем һәрвакыт күп эшләде, өйгә кичке унбердә дә, төн уртасында да кайтып керә. Улларыбыз белән мөнәсәбәтләре киеренке булды. Ул мине эшләмәвем, аның җилкәсендә утыруым өчен гел кыерсыта иде. Шуңа өстәмә эш эзләргә булдым. Мин — инглиз теле укытучысы, балаларны репетиторлыкка ала башладым. Әмма бу да ошамады иремә, янәсе, улларыбыз игьтибарсыз кала.
Дүрт ел элек аның сөяркәсе бар иде. Мин аның турында бик тиз белеп алдым. Гадәттәгечә: ял көннәрендә эшем бар, дип чыгып китүләр, өч-дүрт көнгә сузылган командировкалар, каяндыр килеп чыккан зур чыгымнар… Бервакыт ялгыш аның телефонын алдым. Икебезнең дә телефоннарыбыз охшаш. Теге якта хатын-кыз тавышын ишеткәч, барысы да аңлашылды. Мин нәрсә эшләдем, дисезме? Трубканы куйдым да, бернәрсә дә булмаган кебек кыландым.

Без шулай бернәрсә дә булмаган кебек яши бирдек. Башта, әлбәттә, еладым. Аның хыянәтеннән газапланганга түгел, ә аптырашта калганга: хәзер мин нәрсә эшләргә тиеш? Өч балам бар, эшем юк, фатирым юк… Берничә көн еладым да, алга таба ничек яшәргә кирәклегенә план төзедем. Аякка басар — репетиторлык белән яңадан акча эшли башлап, фатир арендалауга акча җыяр өчен миңа дүрт елга якын вакыт кирәк булды.

Менә ул көн килеп җитте. Иң кызыгы шул, мин китәм, дигәч, ирем сөяркәсе турында ничә еллар белүемә бик гаҗәпләнде. Аерылыштык. Ләкин ул сөяркәсе белән яшәргә теләгәч, теге хатын аны кире каккан. Янәсе, бер хыянәт иткән кеше, алга таба да хыянәт итәчәк. Улларым әтиләре белән күрешә. Әмма алар минем белән яшәргә телиләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-03-27/iremne-chitk-y-r-en-belg-ch-a-a-berni-d-ytm-dem-3702782

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле