Әтисе йоклаган арада 2 яшьлек сабыйны ток суккан

34 яшьлек ир-атка саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.

Екатеринбургта әтисе йоклаган арада 2 яшьлек кызны ток сугып үтергән. Бу вакытта баланың әнисе эштә булган, дип хәбәр итә Свердловск прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

Бала фатирда әтисе, абыйсы һәм апасы белән калган булган. Әнисе – эштә. Әтисе йоклап киткән, балалар үзләре генә уйнаган. Шулчак сабый аш бүлмәсендә, тышчасыз тимерчыбыкка орынып, токка тотылган. Ир-ат, йокыдан уянгач, аңсыз яткан баласын хатынының эшенә алып киткән. Шунда “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар.

Табиблар, баланың үлемен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган. Ир-атка карата саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.

Чыганак: https://ria.ru/20240329/rebenok-1936626751.html
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле