«Ярый аерылышканбыз әле…»

«Кеше үзгәрми икән ул…»

Бүген беренче мәхәббәтемне очраттым. Иртән юл аша чыгып барам. Светофорның кызыл уты янарга санаулы секундлар гына калган. Өстәвенә, мин биек үкчәле ботинкамны кигән идем. Өстемдә тар итәк. Йөгереп булмый. Ашыгам…

Көттерергә яратмыйм мин. Минем аркада машина йөртүчеләр соңрак кузгалырга тиеш түгел бит инде! Тизрәк өлгерим дип йөгергәндә, бер машина сигнал бирә башлады. Чабам бит инде, әле сиңа кызыл ут яна, дип уйлыйм эчтән генә. Ә ул һаман кычкырта. Инде мин юлны чыгып, тротуар буйлап барам. Теге кара, зур машина да минем арттан килә. Яхшылап карасам, руль артында — Зөфәр! Моннан 20 ел элек миңа мәхәббәт турында җырлар җырлаган, соңгы акчасына да чәчәкләр ташыган Зөфәр үзе!

…Без аның белән институтның 3нче курсында укыганда танышкан идек. Икәү бер оешмада практика уздык. Ул минем иң саф, беренче мәхәббәтем иде. Юктан гына талашып аерылыштык без аның белән. Бик көнли иде ул. Талашканнан соң гафу да үтенмәде. Мин дә горур идем, янына бармадым. Һәм менә шул ике горур, тәкәббер адәм бүген нинди зур шәһәрнең юл чатында басып тора.

Зөфәр мине күрүгә шат иде булса кирәк. Кич күрешергә сүз куештык, телефон номерын да бирде.

Эштән соң кафеда күрештек. Бик озак сөйләшеп утырдык. Иремне дә, беренче мәхәббәтем очрашуга чакырды, дип, алдан ук кисәттем. Без бер-беребезгә шулкадәр ышанабыз ки, “Кайчан, ничәдә, кайдан килеп аласы?” – дип кенә сорады.

Зөфәр белән сөйләшкәннән соң шуны аңладым: әле ярый Ходай юлыбызны аерган да минем юлыма иремне чыгарган! Ирем белән бәхетле яшәвемне мин болай да яхшы белә идем. Бу очрашудан соң моңа тагын да инандым. Зөфәр — шундый ук көнчел ир. Гәрчә, үзе сөйләве буенча, ике хатыны да шул көнчеллеге аркасында аерылып киткәннәр. Ә ул үзгәрергә теләми дә, бу хәлләрдә үзен гаепле дип санамый да. Үзгәрмәсә үзгәрми икән кеше…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-03-26/yaryy-aerylyshkanbyz-le-3701291

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле