«Әти мине кыйнап үстерде…»

«Шунлыктан, ирем кул күтәргәч тә, шулай кирәк, дип уйладым…»

«Әтиләр кызларын игътибар белән һәм иркәләп кенә үстерергә тиеш! Моннан аларның киләчәк тормышы ярала. Чөнки әтисенә карап, кыз бала ир бәхете таба.

Минем әтием балачактан мине кешегә санамады. Аның миңа беркайчан да иркәләп сүз әйткәне булмады. Мин аңа күтәрелеп карарга да курка идем. Әгәр нәрсәдер ошамаса, әти мине каеш белән дә, чыбыркы белән дә ярды. Абыема авыр сүз дә әйткәне булмады. Мин үземне иң начар, сөюгә, матур сүзләргә хакы булмаган кеше, дип үстем.

Шуңа күрә 17 яшемдә, үземнән ун яшькә олы егет карагач, башымны югалттым. Аңа кияүгә чыктым. Ирем еш эчә иде. Авырга калгач, исәпкә басарга барган идем, миндә берничә җенси авыру да таптылар. Шул вакыттагы оят кичергәнем! Иремнең йөргәнен сизә-белә идем. Чөнки таңда эчке киемсез, исереп кайтып яткан чаклары еш булды. Аннан ул мине кыйный башлады. Әтидән тукмалып өйрәнгәч, шулай кирәк икән, дип уйлап, түзеп яшәдем.

Кызыма өч яшь булганда ирем аны да сугып очырды. Шунда гына акылыма килдем. Кызымның минем кебек тәмугта яшәвен теләмәдем. Һәм аерылдым. Хәзер ялгызым яшим. Кызыма 19 яшь. Ул берәр егет белән йөри башласа, кызганам, ярсып елыйм һәм котым оча. Менә шундый авыру итте мине әти дигән кеше».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-04/ti-mine-kyynap-sterde-3714663
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле