Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Иркәнең чын исеме һәм башка 16 кызыклы факт.

1. Татарстаннаың мишәр диалектында сөйләшүче Аксубай районы Яңа Ибрай кызы.
2. Чын исеме – Айгөл Миншакирова.
3. Гаиләдә өч абыйсы янында бердәнбер кыз булып үсә.
4. Мәктәп елларында баскетбол, музыка белән мавыга.
5. 16 яшендә авылдан чыгып китә һәм Чаллы музыка лицеенда укый башлый.
6. Популяр группаларда бэк-вокалистка булып җырлап йөри.
7. Кристина Орбакайте концертыннан соң илһамланып «Йолдызлар фабрикасы» кастингында катнаша.
8. «Йолдызлар фабрикасы»нда җиңү аңа «Татар җыры» фестиваленә юл ача.
9. 18 яшьтә кияүгә чыга, кызы Айсылу туа. Беренче ире белән ел ярымнан аерылыша.
10. «Татар җыры»нда продюсерлар кабатланмас тавышына игътибар итә, һәм Айгөл сәхнә өчен Иркә исемен сайлап, хезмәттәшлек контрактына кул куя. Мәчеттә Иркә исемен мулла үзе куша.
11. Атна саен кызы, әти-әнисе янына попуткаларда авылга кайтып йөрүдән арып, машина алу максатын куя. Өч ел эчендә Аксубай–Казан арасында үзе руль артына утырып 170 мең км юл үтә.
12. Кайчандыр ачык күлмәкләр, кыска итәкләрдән чыгыш ясап йөргән җырчы хәзер икенчерәк образда – халыкка якынрак.
13. Иркә җырчы гына түгел, шәп актриса да. Тамашачылар аны «Әтәчсез киртә ни китерә?» телевизион фильмында күреп куанды.
14. Икенче ире – Артур Шабакаев, билгеле архитектор. Никахлары Колшәриф мәчетендә уза.
15. Гаиләдә өч кыз үсә: Айсылу, Әминә, Сөембикә.
16. Мобилизацияләнгән ире Артур ялга кайткач, ул аны да сәхнәгә мендерде.

Бүген күпләрне яраткан җырчысы үзенең туган көнен билгели. Котлыйбыз, уңышлар телибез, Иркә!

чыганак: https://syuyumbike.ru/news/skhn-m-yazmysh/yrchy-irk-tormyshynnan-kyzykly-bernich-fakt
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле