«Ике балалы хатынны ярата башладым…»

«Мин — өйләнмәгән егет. Ай саен кызлар алыштыра идем. Аны очратканга кадәр…»

Өйләнергә уйламый да идем. Кредит юк, әнидән калган фатирда яшим. Эшем безнең төбәк өчен акчалы, кебек. Ай саен диярлек кызлар алмаштырып, рәхәтләнеп бәйрәм итеп яшәдем.

Эш буенча барганда көтмәгәндә Аның белән таныштым. Йөрәгем, җаным-тәнем шунда ук әллә нәрсә эшләде. Миннән ун яшькә олы, иреннән аерылган, ике баласы бар. Җайлап кына сораштыра башладым. Ялгызы яши, беркем белән дә очрашмый. Өч ай артыннан йөгердем! Чак караттым үземә! Төннәрен генә миндә очраша башладык. Аннан балалары белән танышып, үз кеше булып киттем. Өйләнешергә әллә ничә тапкыр тәкъдим иттем. Юк, кискен баш тартты. «Сиңа өйләнергә кирәк, әти булырга, балалар үстерергә», — дип җанымны үртәде.

Бер елдан соң Н. белән таныштым. Миннән сигез яшькә кече. Ягъни, ул үзе миңа смс язып, йөрергә тәкъдим итте. Бара башладым. Аннан сөйгәнемә бер кыз белән очраша башлавымны әйттем. “Бәхетле бул!» — дип куып чыгарып, ишекне ябып та куйды.

Тәүдә мин аны бөтенләй уйламадым. Ягъни, уйламаска тырыштым. Әммә оныта алмадым. Ике ай түздем дә, янына бардым. Ул да мине сагынган иде. «Мин бит сине яратам», — дидем. «Юк, синең йөргән кешең бар», — ди.

Ә мин Н.ны да ташлый алмыйм, ә сөйгәнемне нык кызганам, берәрсе белән йөреп китмәсен дип куркам. Тагын берничә мәртәбә аңа килеп киттем. “Син барыбер кияүгә чыкмыйм, дисең. Шулай булгач, минем белән кал. Бергә булыйк», — дидем. «Синең йөргән кызың бар», — дип ризалашмый.

Аптырагач Н.га өйләндем. Тик сөйгәнемне оныта алмыйм. Һәрчак уйлыйм, кызганудан үләр чиккә җитәм. Өй тирәсеннән барып әллә ничә борылып китәм. Ул мине социаль челтәрләрдән алып ташлады, блокка куйды, смсларыма да җавап бирми. Нәрсә эшләргә икән миңа? Үзе сиңа өйләнергә кирәк, диде дә, кәләш алу белән мине бөтенләйгә ташлады».

Бер ир-егетнең хаты бу. Яраткан кешене онытып буламы ул? Ничек уйлыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-12/ike-balaly-hatynny-yarata-bashladym-3725093
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле