«Каеш буарга онытканмын…»

Танылган җырчы Винарис Илъегет үзен оятка калдырган хәл турында искә төшергән.

Ул «ТНВ»ның YouTube каналында чыга торган «Ә син?» тапшыруында кунакта булган.  

«Хәмдүнә апа белән эшләгәндә, Балык Бистәсенә концерт белән килдек. Сәхнәгә чыгар алдыннан каеш буарга онытканмын. Анда мин: «Мин – юанша», – дип тамашачы янына йөгереп чыгарга тиеш идем. Ыштаным төште дә китте. Шунда мин, чын әйтәм, бик каты оялдым», — дип сөйләгән Винарис.

Винарисны халык дәррәү алкышлый башлаган. Ә ул оялып кереп киткән һәм аны сәхнәдә Хәмдүнә Тимергалиева алыштырган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-16/kaesh-buarga-onytkanmyn-3729261

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле