«Алиментка бирмәдем, ярдәме юк…»

Ә балаларның әтисе башкача фикердә.

Җырчы Илмира Нәгыймова ТНВ каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруына кунакка килгәч, балаларны тәрбияләүдә булган финанс авырлыкларының үзенә төшүе турында сөйләгән. Бу хакта «ТНВ» сайты яза.

«Ничек бар – шулай җавап бирәм. Аерылышканга ике ел булды. Мин алиментка да бирмәдем, иң мөһиме – миңа тимәсен генә. Финанс мәсьәләсендә бернинди ярдәм юк. Ике ел буе. Нәнәйләре ике атнага бер алып китә, балаларның күңеле булып кайта, миңа шул җитә. Бәлки, миңа үч итеп, финанс белән ярдәм итәсе килмидер. Мөмкинлеге юктыр, дип уйлыйм, кайвакытта жәлләп тә куям. Аллаһка шөкер, Аллаһ Тәгалә миңа бирә бит. Сорый торган дәрәҗәгә калырга язмасын», – дигән ул.

Илмира Нәгыймова белән җырчы Руслан Кираметдиновның юллары ике ел элек аерылды. Аларның ике баласы үсә – Камил һәм Ясминә.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-alimentka-birmadem-ike-el-ruslannan-balalarga-finans-yardame-yuk-5865598


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле