«Ул минем кеше булмаган…»

Күп кенә яшь кызларның йөрәген әсир итәргә өлгергән Марат Яруллин аздан гына өйләнмичә калган.

 Марат Яруллин ТНВда чыгып килүче «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биреп, артист бәхет һәм популярлык темаларына да тукталды.

«Мин – бик бәхетле кеше. Минем янымда исән-сау әти-әнием, дусларым, туганнарым, якыннарым бар. Мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Минем иҗатны тамашачы ярата, бу – Ходайның бүләге. Аннан да зур бәхет бармы?» — ди Марат.

Ул гаилә кору турында хыяллануын белдерде. Баксаң, җырчы 22 яшендә аздан гына өйләнмичә калган. Абыйсы белән туйга чакырасы кешеләр исемлеген дә төзегән булган. «Ходай Тәгалә шулай эшләде. Минем кешем булмагандыр. Хата ясарга җыенуымны сиздем. Ялгышканмын», — диде 30 яшен тутырган җырчы.

Моннан ары ялгышырга язмасын инде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-23/minem-keshe-bulmagan-3738282

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле