Икенче пенсия түләячәкләр –кайберәүләрне 1 майдан бик мөһим сюрприз көтә

Икенче пенсия түләячәкләр –кайберәүләрне 1 майдан бик мөһим сюрприз көтә. Барлык документлар имзаланган, карар кабул ителгән.

Тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча пенсиягә чыкканнан соң да хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерүче күп кенә пенсионерлар икенче пенсия алу хокукына ия. Бу өстәмә аларга финанс хәлен сизелерлек яхшырту мөмкинлеге бирә.  

Икенче пенсиягә кемнәр дәгъва кыла ала соң?

* Тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча пенсия алучы элекке хәрбиләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре;

* Тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча пенсиягә чыккач гражданлык белгечлеге буенча билгеле бер чорда эшләгән кешеләр.  

Икенче пенсияне билгеләү шартлары: 

*ир- атларга – 65 яшькә, хатын-кызларга – 60 яшькә җитү;

*гражданлык белгечлеге буенча кимендә 15 еллык иминият стажына ия булу; *кимендә 28,2 пенсия коэффициентын туплау.  

Икенче пенсиянең үзенчәлекләре: Беренчесеннән аермалы буларак, пенсиянең төп өлешен исәпкә алмыйча билгеләнә. 2024 елда пенсиянең төп өлеше 8260 сум тәшкил итә. Икенче пенсиянең уртача күләме– 14 мең сум чамасы. Әмма аның күләме, хезмәт стажына һәм башка сәбәпләргә бәйле рәвештә, күбрәк яки азрак булырга да мөмкин.  

Икенче пенсияне рәсмиләштерү өчен Россия Социаль фондының территориаль органына түбәндәге документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк:

*паспорт;

*СНИЛС;

*хезмәт кенәгәсе яки иминият стажын раслаучы башка документлар;

* тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча пенсия хокукын раслаучы документлар (элекке хәрбиләр һәм көч ведомстволары өчен).

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140915/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле