«Мәхәббәттә иң куркынычы — сөяркә булу…»

«Юк шул! Хатын булу куркынычрак!»

«Мәхәббәттә иң куркынычы – сөяркә булу, дигәнне кайдадыр укыпмы-ишетепме, әй көлдем, әй көлдем. Моны парлы булып та, иренең барлыгын тоймаган мескен хатын, я берәр матур хатынны сөяркә итә алмаган юньсез ир әйткәндер инде.

Минем сөяркә булуыма 16 ел. Яратканы белән кавышуына ике ел гына үткән иде әле без танышканда. Мин аерылышкан идем, улым бәләкәй иде ул чакта. Әмма башкача кияүгә чыгарга уйламый идем. Чөнки баламның атасы бик саран һәм вакчыл кеше булды.

Яратканым белән яңа сатыла башлаган сотовый телефонын сайлаганда таныштык. Ул минем номерымны шунда ук язып алды. Һәм башланды! Баш әйләндергеч мәхәббәт! Күтәреп кенә йөртә мине! Кызгана бик, әмма күрсәтмәскә тырыша. Минем барлык теләгемне шунда ук үти. Шушы еллар эчендә ул мине үзенең хатыны итәргә маташмаган дисезме? Әллә ничә тапкыр! Елап-ялварып тезләнеп, алдымда торган чаклары да булды. “Кайтасым килми, яныңда калдыр мине!» — дип ялварды.

Тик мин генә риза булмадым. Чөнки миңа болай да рәхәт, ә ризалашсам — бу әкияти мәхәббәтебез йорт мәшәкатьләренә сугылып-кагылып, юкка чыгар иде. Никахтан туган балам күптән аерым яши. Аның барысы да бар. Хәтта оныкларым да үсеп килә. Ә хәзер мин тик үзем өчен генә яшим. Һәм яратканымны акча һәм сәламәтлек өчен тотам. Аның мине бер дә таушалган, яки бизәнмәгән килеш күргәне юк. Уйлап карасаң, хатыны миннән алты яшькә кече, ә миннән ун яшькә олы кебек күренә. Ул иренең минем белән очрашканын белә. Башлангыч елларда эш урыныма килеп, гауга куптарган иде, эштән киттем дә бардым. Хәзер ире мине тулысынча карагач, бер сүз эндәшми. Шуңа карамастан, иренә өч бала тапкан булды! Нәрсәгә?! Яратмый бит ире аны. Юк, ахирәтенә әйткән «Балалар хакына ул минем белән яшәячәк», дип. Кирәкме икән аңа балалар өчен генә яшәгән ир!

Әле яратканым сатып алган путевка белән ял итеп йөреп кайттым. Мин бер атна булмаган арада мескен ир мине көнләп үлә язды. Ә мин туйганчы йоклап, рәхәтләнеп диңгез суында коенып, кояшта кызарып кайтып төштем. Урамда шул бичара хатынны күрдем. Ник правага укымый икән ул, машина алса була бит инде. Юк, ике зур сумка тотып, бөкрәеп, чак атлап китеп бара. Шулкадәр үзеңне яратмаска мөмкинме соң?! Мин аны хәтта жәлләп киттем. Чөнки яратканым миңа машинамны яңартырга ярдәм итә, аны карау да аның иңенә салынган.

Әллә ниләр дип мине яманламагыз, сөяркәләр бәхетлерәк бит хатыннардан, бәхетлерәк! Яратканнарыбыз безнең өчен тик бәйрәм оештыра, акчасын да кызганмый. Ә хәләл хатыннар йөри һәр тиен акчаны санап, шул иргә ярыйм, дип, җитмәсә. Минем кәефем булмаса, ирнең дә кәефе юк. Өендә дә барысының да кәефе булмаячак. Чөнки миннән наз алмаса – ул каңгыра. Димәк, мәхәббәттә иң куркынычы – хәләл хатын булу. Яныгыздагы шушындый хәлләрне искә төшерегез дә уйлап карагыз. Бу чыннан да шулай бит! Ә хәзер миңа тәпечкиләрегезне ташлагыз — фикерем барыбер үзгәрмәячәк!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-23/m-h-bb-tt-i-kurkynychy-s-yark-bulu-3739264

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле