Чебен-черкидән ничек котылырга?

Җылы көннәр җиткәч, чебен-черкиләр дә уяна. Алар бәйләнеп, кәефегезне кырмасын өчен, чебен-черкидән котылуның халык ысулларын тәкъдим итәбез.

1. Әлеге могҗизалы чара өчен барлык ингредиентлар һәр өйдә бар. Димәк, үсемлек мае (кайсы төре дә ярый), шампунь һәм 9 процентлы уксус (эссенция белән бутамаска) алыгыз. Алар барысы да тигез күләмдә булырга тиеш. Яхшылап болгатыгыз. Ак төстәге эмульсиягә охшаган сыеклык барлыкка киләчәк. Әзерләгәннән соң, бу катнашманы кулларга һәм тәнгә пульверизатор ярдәмендә сиптерәсе генә кала. Яраклылык вакыты чикләнмәгән.

2. Ә инде тәнгә берни дә сөртергә теләмәсәгез, үзегез янында әрем һәм рәйхан йөртегез. Аларның исе, шулай ук, черкиләрне якын җибәрми.

3. Табигатьтә утырганда учакка артыш сабаклары ыргыту да әлеге канэчкеч бөҗәкләрдән сакланырга ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/141187/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле