Кичә Күгәрчен районында ике машина бәрелешкән. Дүрт кеше һәлак булган, шуларның икесе – балалар.
Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов һәлакәт урынына барган. Ул хәбәр иткәнчә, авария бүген 16.00 сәгать тирәсендә Магнитогорск – Ира юлында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, “ВАЗ-2110” автомобиле руле артында утыручы шофер каршы юлга чыккан һәм “Chevrolet Lanos” белән бәрелешкән.
“Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Chevrolet” автомобиле пассажирлары: бер хатын-кыз, 2021 һәм 2023 елда туган ике бала ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булганнар. Шоферны дәваханәгә алып киткәннәр.
Ә “ВАЗ-2110″ автомобилендә – пассажир ир-егет һәлак булган. Калган ике пассажир һәм шофер дәваханәгә озатылган”, – дип хәбәр итә Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-04-29/d-rt-gomer-zelg-n-3747722
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday