Дүрт гомер өзелгән

Кичә Күгәрчен районында ике машина бәрелешкән. Дүрт кеше һәлак булган, шуларның икесе — балалар.

Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов һәлакәт урынына барган. Ул хәбәр иткәнчә, авария бүген 16.00 сәгать тирәсендә Магнитогорск — Ира юлында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «ВАЗ-2110» автомобиле руле артында утыручы шофер каршы юлга чыккан һәм «Chevrolet Lanos» белән бәрелешкән.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Chevrolet» автомобиле пассажирлары: бер хатын-кыз, 2021 һәм 2023 елда туган ике бала ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булганнар. Шоферны дәваханәгә алып киткәннәр.

Ә «ВАЗ-2110″ автомобилендә — пассажир ир-егет һәлак булган. Калган ике пассажир һәм шофер дәваханәгә озатылган», — дип хәбәр итә Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-04-29/d-rt-gomer-zelg-n-3747722
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле