“Больничный”да эшләргә туры килсә…

– Мин читтән торып эшлим. Ике атна “больничный”да булдым, әмма шул вакытта җитәкче миңа, ашыгычлыкка сылтанып, отчет эшләргә кушты. Бу өч көн өчен миңа ничек түләргә тиешләр?

Бу сорауга Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина җавап бирә:

─ Авыру чорында хезмәткәргә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләнә, ул вакытлыча югалткан хезмәт хакын компенсацияли.
Бер үк вакытта сезгә пособие дә, хезмәт хакы да түләнә алмый. Бу шартларда мәсьәләне хәл итү якларның килешүе буенча яисә суд тәртибендә мөмкин.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-04-27/bolnichnyy-da-eshl-rg-tury-kils-3745523

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле