Гүзәл Уразова: «Мине чыгаралар»

Җырчыны хастаханәдән чыгарганнар. Аны тормыш иптәше Илдар Хәкимов каршы алган.

Аллаһка шөкер, мине хастаханәдән чыгардылар. Рәхмәт изге теләкләрегез өчен! Миңа авыр чакта ышаныч, көч бирдегез. Күп дусларыбыз шалтыратып, хәлемне белеп, ярдәм кулы суздылар. Беренче көннәрдә телефонны кулыма да ала алмадым. Хәзер инде хәлем яхшырып килә. Мин сезне яратам. Тормышымны яратып яшим, – дигән Гүзәл Уразова.

Сүз уңаенда, җырчы үзе шәхсән кайсы җиренә операция ясатуын әлегә әйтмәде.

чыганак: https://t.me/tatartoday/61578

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле