Ашау әдәбе

Иң элек ашау кагыйдәләрен искә төшереп үтик, сез аларны беләсезме?

1. Ашау алдыннан һәм соңыннан кул юу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ашау алдыннан да, соңыннан да кул юсаң, ризыгың бәрәкәтле булыр», − дип әйткән, һәм: «Кем үз йортына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен теләсә, ашау алдыннан да, ашаганнан соң да юынсын», − дигән.

2. Ашау алдыннан «Бисмилләһи»не әйтү. Ашаганда, алдан «Бисмилләһ» дип әйтергә онытканыгыз искә төшсә, «Бисмилләһи әүвәлән вә әхыйран», − дип әйтегез.

3. Тәкъдим ителгән азыкны яманларга ярамый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм беркайчан да азыкны яманламаган, ашыйсы килсә ашаган, теләмәсә, шул килеш калдырган.

4. Уң кул белән ашау. Гомәр ибне Әбү Сүләйлә: «Мин бала чакта, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өендә яшәгәндә, ике кулым да аш тәлинкәсендә булуны күрсә, «Алдыңда торган азыкны уң кулың белән генә аша», − дип әйтә иде» − дигән.

5. Яткан килеш ашарга ярамый. Чөнки ятып ашау сәламәтлеккә начар тәэсир итә һәм картлык билгесе булып санала.

6. Артыгын ашамас өчен, ашаган арада бераз тукталып тору, тукталган вакытта сөйләшеп утыру хәерле.

7. Ашап бетергәч, ризыкны әзерләүчегә (кунакта булсаң – хуҗа кешегә) Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләрен теләү хәерле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Сәгьд ибне Гобәйдәгә кунакка баргач, хуҗа аңа ипи белән май тәкъдим иткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм ашагач: «Ураза тотучылар сездә авыз ачтылар, аларга тәмле ризыклар ашаттыгыз, сезгә фәрештәләр рәхмәтләрен җиткерсен», − дип әйткән.

8. Олылардан (яки мәҗлестә булган дәрәҗәлерәк кешеләрдән) алда ашарга тотынмау.

9. Ризыкка тирән хөрмәт белән карап, аны исраф итмәскә тырышу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында Әнәс: «Ул ашагач, бармакларында бер тамчы азык та калдырмый иде» – дигән. Шуңа күрә савыттагы азыкны бер дә калдырмыйча ашап бетерергә киңәш ителә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ашаганда, бер кисәгегез төшсә дә, аны алып чистартыгыз һәм, шайтанга калдырмыйча, ашап бетерегез. Ризыкның бәрәкәте кайда икәнен сез белә алмыйсыз», − дигән. Дөрестән дә, бәрәкәт шул төшеп киткән кисәктә булырга мөмкин бит.

10. Ашап бетергәннән соң дога кылу, шөкер сүзләре әйтеп, Аллаһка рәхмәт белдерү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, ашаганнан соң, гадәттә: «Әлхәмдүлилләәһилләзии әтгамәнии вә сәкаании вә җәгәләнии минәл мүслимииин», ягъни «Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселманнардан кылган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз булсын», − дигән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-05-02/ashau-d-be-3750006

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле