Туңган үсемлекләргә ярдәм итеп буламы?

Сез дә сынап карагыз.

Ике ысул өшегән үсемлеккә җан өрә ала.

1. Бакчага үстерү стимуляторлары сиптерергә кирәк. Бу катнашма яшелчә өчен дә, җиләк-җимеш культуралары өчен дә кулай:
10 литр суга 1 грамм исәбеннән янтарь (гәрәбә) кислотасы, 10 литрга 2 миллилитр «Эпин Экстра» яки 10 литрга 100 миллилитр «Стимул».
Эшкәрткәннән соң үсемлекләрне кояш яндырмавын хәл итегез, күләгә булдырыгыз. Зыян нык булса, 5-7 көннән шул ук состав белән тагын эшкәртегез.

2. Үсентеләрне тукландырыгыз. Җир өстендәге өлеше мөмкин кадәр тизрәк терелсен өчен, азот бирегез. Минераль ашлама – 10 литрга 20 грамм исәбеннән мочевина, нитрофоска, аммиак селитрасын, шулай ук органика – кош тизәген (1:20 исәбеннән), сыер тизәген (1:10 исәбеннән) кулланырга мөмкин.

Өшегән үсемлекләр бераз артка калачак, әмма яхшы тәрбияләгәндә, күтәрелеп китәчәк һәм барыбер уңыш бирәчәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-05-06/tu-gan-semlekl-rg-yard-m-itep-bula-3755350

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле