«Беркөн янә икәү генә өйдә калдык. Чыгып качып өлгерә алмадым шул…»
«Үзем язам, үзем елыйм. Бу турыда берәрсенә сөйләргә дә куркам. Йөрәгем сызлый. Шуңа да сезгә язарга булдым. Бәлки, яхшы киңәш ишетермен, дип өметләнәм. Зинһар, исемемне генә язмагыз инде. Яки үзгәртеп күрсәтегез.
Без ирем, балам һәм бианай-биатай бергә яшибез. Иремә никадәр генә әйтеп карасам да, аерым йортка күчеп чыгарга авырсына. Бергә яши башлавыбызга да дистә ел узып китте. Уйлыйм да аптырыйм.
Юк, бианама бер сүз дә юк. «Киленем», дип өзелеп тора. Ә менә биатам… Картая белмәс алаша! Аның белән бер йортта ялгыз калырга куркам. Куллары белән бәйләнә башлый. Бу турыда иреңә әйт, диярсез. Ышанасызмы — куркам. Ышанмас, хәтта мине ташлар дип куркам. Их, башта ук сөйләргә кирәк булган да бит. Бәлки, бу хәл килеп чыкмас иде.
Беркөн эштән өстәмә ял бирделәр. Ирем — эшкә, улым мәктәпкә китте. Бианам да каядыр чыгып китте. Йөрәк табанга төште. Тиз генә чыгып качарга булдым. Тик өлгермәдем. Биатам өстемә ташланды.
Их, ул көнне елауларым. Иремә дә, бианама да сөйләргә курыктым. Ирем белән дә яши алмасмын инде. Хәтта үземә кул салырга да уйлап куйдым. Улымны алып чыгып китәргәме икән? Улым… Ул шул кабәхәтнең оныгы шул!. Ирем — аның улы. Өчесен дә күралмыйм…
Рита».
Хатын-кыз ниләр генә күрми… Киңәшләрегезне языгыз әле, дуслар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-07/biatamny-k-ralmyym-3756512 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday