«Вилданныкы- безнеке, минеке -минеке»

Вилдан Шәмсетдинов белән Гөлназ Асаева Казанның үзендә йорт салуларын белдерделәр.

Алып баручы Роза Хәйруллина яшь гаиләдә акчаның ничек бүленүен сорашкан.

Гөлназ Асаева йорт төзелешенә акчасын бирмәвен әйтә. «Мин кысылмыйм, гомумән, мин үземнең кирәк-яракларымны карыйм, клиплар төшерү мәсьәләсе, костюмнар… Ә Вилдан, чын ир-ат буларак, өй төзи. Шуңа инде без шундый карарга килдек: мин бер тиен дә түкмим, Вилдан үзе эшләп чыгачак ул өйне», – ди Гөлназ.

Вилдан бу сүзләргә шаяру белән килеп кушылды: «Бу яктан миңа нык «повезло», Гөлназ акчаны үзе умырып эшли. Үзе үзенә туздыра. Өй салырга акча калып бара, Аллага шөкер».

«Вилданныкы – безнеке, минеке – минеке инде, миңа калса, һәрбер гаиләдә шулайдыр. Үзем эшләгәнне үземә бетерәм, Вилдан эшләгән акчасын безгә бетерә», – дип ачыклык кертә Асаева.

чыганак: https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-iort-salyrga-ber-tienen-da-tukmaven-soilade-5866097

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле