«Хатын-кыз ялгыз яшәргә тиеш түгел»

Күпләрнең яраткан җырчысы Айгөл Бариева ике ел элек тол калган иде.

— Син – яшь, чибәр ханым. Кабат кияүгә чыгу ниятең бармы?

— Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Ислам буенча хатын-кыз ялгыз яшәргә тиеш түгел. Ләкин хәзерге заманда хатын-кызларга караганда, ирләр саны азрак. Шуңа күрә хатын-кыз ялгыз булмасын өчен диндә бер иргә дүрт хатын алырга рөхсәт ителә.

— Әмма син икенче хатын булырга риза түгел дип беләм?

— Риза түгел. Бердәнбер булырга телим», — дигән ул.

Яраткан җырчыбызга бәхетле гомер теләп калабыз.

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/yrcy-aigol-barieva-bu-synau-sulai-ties-bulgandyr

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле