Шакировларның улының хәле ничек?

Зөлфия белән Җәвит Шакировларның уллары авариягә эләгеп, авыр хәлдә дәваханәгә китерелгән…

Җырчы Искан – Искәндәр Шакиров юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзе сөйләгән.

Авария 11 майда иртәнге сәгать 5тә Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре арасындагы трассада була. Артистның машинасы 3 машинаны эләктергән һәм ягулык салу станциясенең реклама щитына бәрелгән. Искан һәм аның дусты Римма авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә китерелгән. Аларга операциялар ясаганнар, берничә тәүлек реанимациядә үткәргәннәр.

Хәзер алар даими дәвалау палаталарында тернәкләнә икән.

«Таксист йоклап китү сәбәпле, шундый начарлык эшләп алды. Хәзер барысы да яхшы», — дигән Җәвит Шакиров.

«Хәзерге вакытта хәле яхшы. Барысы да тәртиптә, Аллаһка шөкер. Хәзер инде алып кайталар», — дигән ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/avit-sakirov-uly-elakkan-itdi-avariya-turynda-uze-gaeple-tugel-5866240

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле