Өч яшьлек кызны эт талап үтергән

Бу фаҗига Башкортстанның, Бакалы районында булган.

Иске Маты авылындагы коточкыч фаҗига турында Бакалы районы хакимияте башлыгы Олег Ефимов хәбәр итте.

Чылбырдагы эт өч яшьлек баланы талаган, кыз алган җәрәхәтләрдән район дәваханәсендә вафат булган. Аның сүзләре буенча, эт берәдәк түгел, ә йорт ихатасында яшәгән. Хайван чылбырда булган.

Бу вакытта баланың әнисе өйдә булган. Тавышка ихатага йөгереп чыкса, кызчыгына эт ябышканын күргән. Тиз арада тартып алса да, сабыйны коткарып кала алмаганнар.

Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.  

Этләрне бик тугры, изге җанлы хайваннар дип беләбез. Балага ташланырга нәрсә мәҗбүр итте икән…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-05-22/ch-yashlek-kyzny-et-talap-terg-n-3777221


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле