«Сиңа кияүгә чыгасым килә, аерылыш!»

Фирдүс Тямаев үзенә язган хатларны хатынына укыткан.

Резидә Әхмәтвәлиева бу хакта «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага сөйләгән.

— Фирдүс күп хатын-кызларның фанаты булгач, аңа төрле хатлар, шалтыратулар киләдер. Син боларны ничек кабул итәсең, Резидә?

— Мин аңлыйм Фирдүснең сәхнә кешесе булуын. Сәхнә кешесенә ул хас әйбер, ул булырга тиеш тә. Мин аны бу тема белән борчымыйм, шатланам гына. Фанатларың, сине яратучы кешеләр күп булсын, дим. Көнләшү юк.

— Үз күзләрең белән укыганың юкмы шундый кызлар язган хатларны?

— Бар, кайвакыт, икәүләп тә укып утырабыз андый хатларны. Без сезне бик яратабыз, сезнең белән очрашасы килә, дип тә язалар.

— «Фирдүс, сиңа кияүгә чыгасым килә, аерылыш», – дип язмыйлармы?

— Андый хатлар да килгәне булды. Төрлесе бар.

— Кемнән сорама, «Резидә тыныч холыклы, алар шуңа матур гаилә», – диләр. Ә Фирдүснең кызу канлы булуын беләбез. Сезнең башыгызга «мин дә кызу канлы булсам, гаиләбез әллә кайчан таркалган булыр иде» дигән уйлар килгәне юкмы?

— Әгәр дә мин дә аның кебек кызу, актив булсам, безгә уртак тел табу бик кыен булыр, без гел ачуланышып, талашып яшәр идек. Минем тыныч булуым, бәлки, безне гаилә итеп тотадыр да.

чыганак: https://intertat.tatar/news/rezida-axmatvalieva-firdusnen-fanatkalary-turynda-ocrasasy-kila-dip-yazalar-5866367

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле