Илмира Нәгыймова: «Мактанмыйм!»

 Мактанса да була, мактанырлыгы да бар икән. Үзегез укып карагыз.

Җырчы Төркиядә ялыннан матур фотолар куйган һәм менә ниләр дигән.


«Күңелемә җыелган белән уртаклашасым килә. Мине күпләр күралмый, якыннар һәм яратканнар «сата», көнләшә. Ә мин, бернигә карамастан, тик алга барам. Сез белмәгән фактлар белән бүлешәсем килә. Мактанмыйм!

— Мин әти-әнине тәэмин итеп торам.

— Аларга йорт төзим.

— Ипотекам бар, мин аны аннары түләрмен дип калдырып киләм.

— Гашыйк булган идем, егетем белән 50/50 түләп ял иттем (моңа ничек карыйсыз?)

— Ир-атлардан беркайчан да ярдәм сорамадым.

— Элекке ирем 2 ел инде балаларга берничек тә ярдәм итми. Алар турында онытты, үзе «ярдәм итәм» дип мактанып йөри.

Балалар әниләренә генә кирәк дигән нәтиҗәгә киләм. Әмма аларны җир белән тигезлиләр, янәсе, аерылышканнан соң «вагоннары» белән беркемгә кирәкми. Бу хакта шундый хәлдә калган хатыннар яза да. Ә ир-атлар һәрвакыт трендта. Мин сезгә киресен исбатлаячакмын.

Минем үзем һәм миңа көч бирә торган туганнарым һәм балаларым бар. Минем кешеләр һәрвакыт янәшә, минеке миннән беркайчан да китмәячәк. Бергә без көчле. Әйдәгез, хатын-кызлар бердәмлеген алга этәрик. Ул бит ир-атларда бар, безнең кай җиребез ким?» – дип эчендәгесен бушаткан җырчы.

Җырчы белән күпләр килешкән, аңа соклануларын белдергәннәр. Ә сез сокланасызмы?

чыганак: https://kiziltan.ru/news/kultura/2024-05-25/ilmira-n-gyymova-maktanmyym-3783070

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле