«Гафу итәсем юк!

Кемнәргә үпкәләреңне үзең белән алып киттең, Хәмдүнә апа?

Җырчыларыбызның асыллары арасында якташыбыз, Борай кызы Хәмдүнә Тимергалиева да бар иде. Зур җырчы иде. Вак-төяккә баш бирми торган көчле кеше иде.

Ул үзенең 70 яшенә автобиографик китап әзерләде. Аның чыгуын бик көтте. «Борайда китап туе булачак, кайтасың, апаем», — дип алдан ук чакырып куйды. Анда күпләрне чеметеп аласын да яшермәде. Хәмдүнәнең «чеметүе» күсәк белән сугуга тик булгангадырмы, ни сәбәпледер, китап вакытында чыкмады, үзе үлгәч кенә дөнья күрде.

Шул китаптан бер өзек: «Филармониядә эшләгән елларымда кимсетүләрне, кысрыклаулар, урынсызга рәнҗетүләрне бик күп кичерергә туры килде. Югыйсә, үзем эшләгән елларда филармониягә иң зур табыш китергән артист идем. Эше барның әйтер сүзе бар, эше барның ашы бар, диләр. Күп еллар буе 6 сум 50 тиен хезмәт хакына эшләргә туры килде. Заллар, спорт сарайларын тутырып эшләсәм дә, хезмәт хакым ашарга да җитми иде.

Шуннан филармониянең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитовка кердем дә: «Азрак хезмәт хакымны күтәрегез әле, бигрәк юк бит, концерт күлмәкләре тектерергә, түфлиләр алырга кирәк», — дим. Аннан: «Сиңа түгел, ничә ел эшләгән артистларга да бирергә мөмкинлек юк», — дигән кырыс җавап алдым. Филармониянең икенче катыннан төшкәндә баскычларны аягым тоймый, буылып елап төштем. Башка артистларга бар икәнен беләм бит, миңа гына юк. Югыйсә, үзем генә филармониягә күпме табыш алып кайтам! Шул елларда эшләгән филармония җитәкчеләрен гомеремдә гафу итәсем юк. Үзләрен бу дөньяга мәңгегә килгән кешеләр кебек тоталар иде. Филармония директоры Марат Таҗетдинов 12 ел эчендә 20 мәртәбә эштән куарга тырышты.

Ходай бар бит. Таҗетдинов янында йөргән «дуслары» ук, өстеннән шикаять язып, филармониядән кудырттылар. Миңа да: «Сине дә яратмады, җәберләде»— дип, имза куйдырырга килгәннәр иде. «Бергә ашап-эчтегез, ул мине сезнең гайбәтегез аркасында җәберләде, хәзер чукынышып китегез, мин бер-берегезне ашаганыгызны читтән карап торам әле», — дип куалап җибәрдем, кул куймадым.»

Көч сынашсаң — үзеңә тиңнәр белән генә! Бу сабагаң өчен дә рәхмәт, Хәмдүнә апа…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2024-05-26/gafu-it-sem-yuk-3785050

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле