Июнь башыннан кайбер кешеләрнең пенсиясе ике мәртәбә артача

Июнь башыннан май аенда 80 яшен тутырган кешеләрнең пенсияләре артачак.

Өстәмә түләү күләме пенсиянең фиксацияләнгән өлешнең 100 процентын тәшкил итәчәк. 2024 елда ул — 8 мең 134 сум 88 тиен, димәк, түләү 16 269 сумга кадәр артачак.

Өстәмә түләү туган көннән билгеләнә, ләкин июнь аеннан гына түләнә. Моның өчен гариза да бирергә кирәкми — пенсияләр автомат рәвештә арттырылачак.

Моннан тыш, әлеге үзгәрешләр бары тик картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына кагыла.

чыганак: https://www.pnp.ru/economics/s-1-iyunya-u-nekotorykh-rossiyan-vyrastut-pensii.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле