Алиягә ни булган?

Җырчы Алия Карачурина бик дулкынландыргыч пост язган.

 «Мин авырып киттем. Юлда кондиционер аякка бәрде, соң гына сизеп алдым. Кичә бөтенләй хәлем булмады. Бүген безгә минем әни килде, чөнки температура белән Алимны карарга бик авыр. Ришат ярдәм итә инде, әмма аңа җырлар эшләргә кирәк», – дигән җырчы.

Алия Төхвәтуллина элек яшь әниләрнең якыннарыннан ярдәм сорарга оялуына аптырый торган булган.

«Бу хакта бик күп видеолар карадым, китаплар укыдым, кемнәндер ярдәм сорау – бу гадәти хәл, дип әйткәнем дә хәтердә. Хәзер үзем шулай. Миңа еш ярдәм сорарга уңайсыз. Няня алырга җыенмыйбыз, якыннарыбызга гына ышанабыз. Әмма миңа кемнәндер ярдәм сорап, кешене бимазалыйм, борчыйм кебек, тик шул ук вакытта ярдәм сорау – нормаль күренеш икәнен дә аңлыйм», – дип язган җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-06-01/aliyag-ni-bulgan-3794245

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле