Зәйнәп Фәрхетдинова — «Исән генә кайтчы, бәбкәм!»

Зәйнәп Фәрхетдинова «Исән генә кайтчы, бәбкәм!» җырының премьерасын тәкъдим иткән иде. Артист әлеге җырның үз репертуарына килеп керү тарихын сөйләгән.

«Бүгенге көндә илдәге вазгыятькә бер генә кеше дә тыныч кына карый алмыйдыр. Бала-чагасы кечкенә булган кеше «ярар, хәере белән бетсен, тиздән үтәр» дип уйларга мөмкин әле. Ә менә уллары армия сафларына барырлык яшьтә булган һәрбер ата-ана ут йотып тора торган заманда яшибез. Мин моны үзем җиткән егетләр әнисе буларак әйтәм.

Дөньялар тыныч булмаганда, кемнең тамагыннан тыныч кына ризык үстен. Көн саен төрле мәгълүматлар килеп тора. Үзебезгә бөтенләй катышы булмаса да, гаиләләргә балаларының гәүдәләре табутлар белән кайтуы кемнең күңеленнән тыныч кына узсын?! Барыбызның да кайгысын бергәләп кичерәбез. Дөньяда баладан да кадерлерәк нәрсә бар? Нәрсә өчен яши кеше?» — бар дип язган ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/zainab-farxetdinova-itkan-ullary-bulgan-harber-ata-ana-ut-iotyp-tora-5866502

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле