«Әниемнең күлмәкләрен саклыйм…»

«Миңа гомер буе аның назы җитмәде», — ди Рөстәм Нәбиев.

Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә видео куйган. Ул анда әнисенең күлмәкләрен күрсәтә. Аларны картәнисе саклаган икән.

«Әни үлгәч, абый белән минем турыда хәстәрлекне туганнар үз өстенә алды, үз балаларыдай яраттылар. Моның өчен мин аларга гомер буе рәхмәтле булачакмын. Ләкин һәр балага кебек үк, миңа да әни назы җитмәде…

Аның җылы кочагы, тавышы, сөюе — болар барысы да ниндидер хатирәләр булып еракта калды. Еллар үткән саен алар тоныклана бара…

Шуңа күрә мин әни белән бәйле һәр нәрсәне җыя башладым. Чөнки хатирәләрдән башка бер нәрсәм дә юк. Менә бу күлмәкләр — әниемнеке. Менә монысы — фотода төшкән күлмәге. Мин аны юдым, тегүчегә биреп юнәттем. Ул хәзер өр-яңа кебек. Аны кайчандыр әнием киеп йөргәнен аңлау зур бәхет. Ә бу күлмәкне ул минем белән йөкле вакытта кигән…

Әнием кечкенә, нәзек булган. Бу күлмәкләр аның җылысын саклый. Минем өчен бу бик мөһим», — ди Рөстәм.

Алдагы көннәрен  тик бәхет-шатлыктан гына торсын, Рөстәм!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-06-07/niemne-k-lm-kl-ren-saklyym-3803388

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле