Җәй нинди булачак?

Быел җәй җылы булачак. Бигрәк тә илнең төньяк һәм Европа өлешләрендә. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шул хакта белдергән.

“Һава температурасы нормага якын һәм нормадан түбәнрәк булыр дип фаразлана. Гомумән, илнең бөтен территориясендә җәйнең җылы килүе көтелә”, – дип белдергән Вильфанд “Россия сегодня” медиаүзәгендә үткәрелгән матбугат конференциясендә. Ул шулай ук илнең Европа өлешенең, Урал федераль округының төньягында, Красноярск крае һәм Якутияда һава температурасының нормадан югарырак булачагын билгеләп үткән. Моңа кадәр КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты белгече Тимур Әүһәдиев белдергәнчә, Татарстанда җәйнең аномаль эссе булуы күздә тотыла. Июнь аенда көндезге уртача температура +25 градустан артып китәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144037/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле