«Өч ел буена урын өстендә яттым»

Җырчы Ризат Рамазанов бик озак авырып яткан дәваханә янына туктап, күңеле белән шул чакларга әйләнеп кайткан. Анда ниләр бар икән?

«Дуслар, шушында 3 ел буе урын өстендә яттым. Әни, электричкадан төшеп калып, 2-3 чакрым минем янга менә иде. Бу хәзер балалар туберкулез хастаханәсе дип атала икән инде.

1нче сыйныфтан 3нче сыйныфка кадәр, Пертес авыруы белән, бер кузгалмыйча урын өстендә ятарга туры килде. Аннары яңадан аякка басу, мүкәләп йөрү… Сәламәтлектән Ходай аермасын, исән-сау булыйк», – дип, Ризат социаль челтәрдәге сәхифәсендә видео калдырган.

Малай чагында Ризат безнең Зинира бәхетенә дә аякка баскан икән. Балалар сәламәт, гаиләләр ныклы булсын иде!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2024-06-09/ch-el-buena-uryn-stend-yattym-3804040

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле