«Безнең арада мәхәббәт булды»

«Башкорт хуҗабикәсе» Радик Юлъякшин белән очрашкан вакытта үзенең Гөлназ белән әңгәмәсен дә искә төшергән.

Гөлназ Асаева аңа Элвин Грейны бары тик дус итеп кенә күрүен, алар арасында җитди мөнәсәбәтләр булмавын әйткән булган. Тик Элвин Грей бу сүзләрне кире кага.

«Безнең арада роман булды. Мәхәббәт булды. Бәлки, Гөлназның бу турыда сөйлисе килмидер», – дигән Элвин Грей.

Артист Гөлназ белән нинди сәбәпләр аркасында аерылышуын искә төшерә алмаган. Аңа командасындагы бер егет ярдәмгә килгән. «Без ниндидер концерттан соң китеп бардык, ә Гөлназ безнең машина артыннан нәрсәдер атып калды», – дип сөйләгән ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/elvin-grei-elek-iorgan-kyzy-belan-golnaz-asaeva-xakyna-aerylysuyn-soilagan-5866629

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле