Инвалид бала тешен дәвалаганда вафат булган

Кичә Красноярск шәһәренең шәхси клиникасында фаҗига булган. Бер ана җиде яшьлек улын тешләрен чистарту һәм дәвалау өчен клиникага алып килгән.

Баланың тешен гомуми наркоз астында дәваламакчы булганнар. Организмына кирәкле препарат керткәннән соң баланың хәле кинәт кенә начарланган. Табиблар аны аңга китерә алмаган. “Ашыгыч ярдәм” медиклары малайның үлемен раслаудан гайре берни эшли алмаган.

Төбәк прокуратурасы мәгълүматларына караганда, тешен дәваларга дип килгән бала инвалид булган. Җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://rg.ru/2024/06/13/reg-sibfo/skonchavshijsia-v-stomatologicheskoj-klinike-krasnoiarska-malchik-byl-invalidom.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле