Фирдүс балачак травмалары турында ни сөйли?

Фирдүс Тямаев әнисе белән ихлас сөйләшеп утырган.

Һәм шул сөйләшүне телефонга төшергән.

Аның әнисе күпләп терлек, кош-корт асравы белән халыкны таң калдыра.  

“- Быел казлар аласыңмы соң?

– Каз алырга… Фирзәр дәшми, син дәшмисең.

– Күпме кирәк соң? Әйт. Фирзәргә әйттем бит мин.

– Фирзәргә кирәкми ул, аңа каз да, бройлер да кирәкми. Аңа сыер кирәк.

– Ничә каз алырга соң? Әйт син!

– Сиңа күпме кирәк үзеңә?

– Миңа 100 җитә.

– Сиңа 100 булса, миңа 50 җитә.

– Кирәксә 200-300 баш алып бирә алам.

– 150 җитә.

– Аннары бройлер алырбыз.

– Ничәү кирәк соң сезгә? Резедә тавык ите ашый бит.

– Минем исем китми шул, каз ите яратам.

– Әйдә сезгә алыйк та, үстереп бирәм.

– Фермада ничә сыер бар?

– Үгезләр, бозаулар белән бергә 30 баш булды, ахры.

– Сүз юк инде сиңа.

– Ник?

– Исәнлегең бетә бит.

– Мин бит аларны күтәреп йөрмим, үзләре үсә. Мин карыйм гына бит.

– Ярый әле монда торам. Сез миңа «детская травма» ясадыгыз инде. Терлек, чөгендер, бәрәңге – «терпеть не могу». – Балачакта мин дә шулай эшләп үстем, улым.

– Белмим. Миңа кирәк түгел. Нәрсә кирәк алып бирә алам.

– Мин бөтен эшне яратам. Кемдер терлек асрый, кемдер җырлый”.

Җырчының әнисе гел терлек, кош-корт асрау теләге белән халыкны шаккаттырган. Җырчы кебек үк «детская травма» алучылар да хәбәр салган.

чыганак: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-balacagynda-uzagena-utkan-aiberlar-turynda-aitte-5866713


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле