Попу­ляр блогер Миләүшә Зарипова инвалид калуы турында серне чиште

Казанда яшәүче 44 яшьлек попу­ляр блогер Миләүшә Зарипова күп еллар дәвамында үзенең инвалид ка­луын автоһәлакәт нәтиҗәсендә булды дип сөйләп килде. Шушы көннәрдә генә ул ничә ел яшереп йөрткән се­рен чиште.


“Өченче курста укыганда булды бу хәл. Уртак танышлар арасында бер егет миңа игътибар күрсәтә иде. Ту­рыдан бәреп мәхәббәт аңлатмаса да, миңа аның игътибары ошый иде. Әмма мин аңа “әйе” дип тә, “юк” дип тә әйтмәдем. Ә бу вакытта элек­кеге кызы мине аңа көнләгән булып чыкты. 2000 елның 3 августында без аның белән нык итеп талаштык һәм сугыштык. Нәтиҗәдә, ул мине дус кызы белән өченче каттан этеп төшерде. Бу хәлне искә төшерү миңа бик авыр… Полиция килде, миннән сорау алды. Әмма ул кызлар белән нәрсә булып беткәнен белмим. Мин аларны кичердем инде”, – дип сөйли Миләүшә ханым.

чыганак: https://vk.com/akcharlakgazeta?w=wall-170103807_39962


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле