Заманча сәнгать Казан урамнарына чыга

-- Лейла

“Tele2” мобиль элемтә операторы оештырган бер экскурсиядә катнашып, заманча сәнгать өлкәсендә үземне агартып кайттым әле. Казанның ике урынында: “Урам” паркында һәм Черек күлдә Саша Шардак исемле рәссам-иҗатчының ике инсталляциясен тәкъдим итү булды. 

Авторы әйтүенчә, биредә 1999-2000 елларда компьютердан һәммәбезгә таныш булган график дизайн элементлары сурәтләнгән. 

Паркта куелган объектларны, күргәзмәне карап йөрдем-йөрдем дә, “О чём говорят мужчины?”фильмында ирләрнең сәнгать турындагы сөйләшүе искә төште. Анда бер ир икенчесенә: “Әгәр алдан әйтеп куймаган булсаң, мин моның сәнгать әсәре икәнен аңламас та идем”, ди. Шуның кебек, миңа да алдан әйтеп җибәрмәгән булсалар, әле каршыма басып аңлатмасалар, сәнгать әсәре караганымны аңламый да аптырап торыр идем. Заманча сәнгать әнә шундый була икән.

Бу ике объект белән генә иҗат җимешләре бетми әле, калганнары һәм төп өлеше “Смена” заманча мәдәният үзәгендә урнашкан.

Саша Шардак күргәзмәсе 9/0 дип атала. Ачылышы 23 майда булган, 18 августка кадәр дәвам итәчәк. Автор үзе әйтүенчә, бу күргәзмә 1999-2000 еллар аралыгындагы технологик үсешне ачып сала. Кешеләр ул вакытта нәрсә турында хыялланган, киләчәкне ничек күз алдына китергән, яңа меңъеллыктан нәрсә көтеп яшәгән – аның эшләре нигездә шул хакта сөйли. Күргәзмәдә яктылык уены да алдан уйланылган, Марк Грибоедов язган махсус электрон музыка ярдәмендә тудырылган атмосфера да шушы композицияләрне тулыландыручы элемент икән. Мин гади кеше: нәрсә дип сөйләделәр – шулай диеп язам. 

Бу күргәзмәнең саллы өлеше булган ике объект — “Урам” паркына һәм Черек күлгә ни өчен урнаштырылган соң?

“Теle 2” мобиль элемтәсе операторы хезмәткәре Надежда әйтүенчә, бу аларның инициативасы булган. Ул яхшылап аңлаткач, идеясы үземә дә кызыклы тоелды, мантыйгы ошады.

“Заманча сәнгать күргәзмә залларында гына калырга тиеш түгел, ә урамнар, парклар аша да халыкка барып ирешергә тиеш. Без бу гамәлебез белән яшь иҗатчыларга теләктәшлек белдерәбез, аларга үз эшләрен күрсәтергә ярдәм итәргә телибез. Күргәзмә залларына күпчелек барып та җитми, ә паркларда йөргәндә алар аның бер өлешен булса да күрә ала”, — ди Надежда.

Кызык бит! Бу арт-объектлар вакытлыча гына урнаштырыла, ягъни урам яки парклар гел яңарып торачак дигән сүз. Казандагы парк һәм сквер дирекцияләренә бизәлеш өчен артык акча сарыф итәсе дә юк, иҗатчылар үзләре китереп куя. Ә аларына “Теle 2” кебек иганәчеләр ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә, яше-карты заманча сәнгатьне аңларга өйрәнә.  

Надежда берничә кеше арасыннан ни өчен нәкъ менә Саша Шардак иҗатына тукталуларын да әйтә. 

“Заманча технологияләр, аларның үсеше, динамика, тизлек темасына булгач, боларны мобиль элемтә темасына якын дип таптык һәм аңа ярдәм итәргә булдык”, — ди ул.

Озак кына Сашаның үзе белән дә сөйләшеп утырдым. 

— Саша, синең фамилия бик кызыклы. Син нинди милләт вәкиле?

— Урыс. Ә фамилия ул минем иҗади тәхәллүс. Әбиемнең кыз фамилиясеннән алдым. Фамилиянең тамырлары Төньяк Осетиягә барып тоташа. 

— Ә үз фамилияң ничек?

— Скобеев. Анысын да бабай үзе сайлаган, нәселдән килгән түгел. 

— Ә сиңа талант нәселдән килгәнме?

— Әйе. Минем бабам да, әтием дә рәссамнар. 

— Бу синең беренче күргәзмәңме?

— Юк, дүртенчесе. Моңарчы шәхси күргәзмәләрем Казандагы галереяларда һәм Мәскәүдәге AРT 4 Заманча сәнгать үзәгендә узды. Гомуми күргәзмәләрдә бик күп катнаштым. 

— Язучылар авырлык белән тамак туйдыра диябез, ә рәссамнар ничек? Иҗат белән тук яшәп буламы?

— Була, яшәргә җитәрлек акча эшләп була. Үз тырышлыгыңнан тора. 

— Уңышка ирешкән рәссам нинди була синеңчә?

— Әгәр үз карашларыңны, эчке кичерешләреңне иҗатыңа салып, аны халыкка күрсәтә аласың һәм кешеләрнең фикер йөртүенә күпмедер йогынты ясый аласың икән – менә бу уңыш.   

— Манипуляция кебек яңгырый чынлыкта…

— Юк, андый мәгънәдә әйтмәдем. 

— Уңышка ирешкән рәссам – үз эшләрен сата алган, шуңа рәхәт итеп яшәгән, дөньякүләм танылган рәссам түгел, дисең инде алайса…

— Минем янәшәдәге рәссамнарның берсе дә андый матди кыйммәтләр белән яшәми.

— Саша, син үзеңне уңышлы кеше дип саныйсыңмы?

— Юк. Үз гомеремдә берни отканым юк, миңа берни дә күктән төшми. 

— “Теle 2” сине сайлап алган, күргәзмәңне оештырган, инсталляцияләреңне Казан урамнарына чыгарган, бу уңыш түгелмени?

—  Бу тырышлык. Минем очракта да 1% талант, 99% тырышлык һәм кураторымның ярдәме сәбәпче булды дип саныйм. 

— Бик нык тырышып та, гомер буе үз эшен күрсәтә алмаган, бер күргәзмәсен дә оештыра алмаган талантлы кешеләр бар. Дөрес вакытта, дөрес урында туры килү һәм кирәкле кешеләр белән танышлыгың, аларның моны оештырырга ярдәмләшүе дә уңыш бит.

— Әгәр син гел үз юнәлешеңдә нидер эшлисең икән, иртәме-соңмы бу ниндидер нәтиҗәгә китерәчәк дип саныйм.

— Заманча сәнгать бик нечкә әйбер, аны күп кеше аңламаска да мөмкин. Бәлки, инсталляцияләр янына авторның моның белән нәрсә әйтергә теләвен дә язып куярга кирәктер, ничек уйлыйсың?

— Монысы артык дип саныйм. Һәркемгә үз фикеремне тагарга теләмим. Минем иҗат юнәлешемне аңлый торган кешеләр бар, алар аны болай да аңлап карый. Минем ниндидер зур аудиторияне колачлау максатым юк.  

В Казанском современном культурном центре «Смена» идет персональная выставка художника Саши Шардака. Выставка, которая состоит из нескольких частей представлена в парке «Урам» и на территории Черного озера.
Надо сказать, что мобильный оператор «Теle 2» выступил главным спонсором этого мероприятия. Выставка носит название 9/0, и показывает технологический рост в 1999-2000-х годах. А «Теle 2» как раз и позиционирует себя как мобильный оператор, который быстро развивается и и очень схож с современными технологиями.

Эльвира Фатыйхова

Татар Тудей | Татар Бүген

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday   

Бәйле