«Әтинең үлгән дусты шалтыратты…»

«Әти үлем белән көрәшә иде ул чакта».

«Минем әтинең бик нык авырган вакыты. Реанимациядә ята иде. Табиблар терелүе икеле, диделәр. Миңа хәзер 22 яшь мин ул елларны күз яшьләре белән искә алам.

Ул елны апам тугызынчы класста укый иде, миңа ун яшь иде. Әни медработник булганлыктан, көндез — эштә, төнлә гел әти янында булды. Апама аптекалардан дарулар эзләп йөрергә туры килде. Бик авыр иде безгә. Мин кечкенә булсам да төннәрен кайчакта үземә генә йокларга туры килә иде. Чөнки әни дежурствода булганда, апам әти янында була иде. Әтине югалтудан бик курыктым, гел елый идем. Берсендә телефон шалтырады, өйдә үзем генә идем. Мин трубканы алдым. Бер абый: » Исәнме, Лида!» — дип дәште (тавышы таныш түгел). «Исәнмесез!» — дидем. «Әтиеңнең хәле ничек?» — дип сорады. «Шулай ук», — димен. «Син апаң белән бергәме өйдә?» — ди. «Юк», — дим. «Курыкма бернәрсәдән дә. Сезнең бар да яхшы булачак. Әтиең дә тиздән тереләчәк», — диде ул. «Ә сез кем?» — дип сорадым. «Бу Соколов, дядя Сережа. Әтиеңә әйт, терелсен тизрәк, аягына бассын», — ди. Мин башка сүз әйтергә өлгермәдем, телефонны куйды.

Бер атна да үтмәгәндер әтинең хәле яхшыра башлады. Врачлар бу гаҗәеп хәл, дигәннәр. Мине бабай әти янына алып барды. Әти шундый ябык иде. Ул мине көчкә бер кулы белән кочаклады. Үзе елмая. Шунда минем искә теге Сережа абыйның шалтыратканы искә төште. Мин әтигә ул сиңа тизрәк терелергә кушты, дидем. Әти бер — миңа, бер — әнигә, бер бабайга карап алды. Ул ни әйтергә дә белмәде. Озак кына бер-берсенә карашып эндәшмичә тордылар.

Әти терелде. Аякка басты. Соңрак инде 8 еллар үткәч, мин үземә шалтыраткан дядя Сережаны әтинең исенә төшердем. «Кем соң, ник бер дә килгәне булмады аның безгә?» — дим. Ул миңа: «Мин бер генә Соколов Сережаны беләм. Ул син бу дөньяга килгәнче суга батып үлгән иде. Минем иң якын дустым иде ул», — диде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-06-06/tine-lg-n-dusty-shaltyratty-3799858

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле